tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солтан” мәчетеннән – СВО зонасына
“Солтан” мәчетеннән – СВО зонасына

“Солтан” мәчетеннән – СВО зонасына

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең “Солтан” мәчете махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша.

Шушы көннәрдә генә әлеге мәчет карамагындагы мәдрәсәгә йөреп дини белем алучы шәкертләр һәм аларның мөгаллимәләре бергә җыелып кулдан токмач кискәннәр һәм халкыбызның затлы вә татлы ризыгы – чәкчәк ясаганнар.

“Уңган хатын-кызларыбыз әзерләгән чәкчәк белән кискән токмачны махсус тартмаларга тутырдык. Шулай ук фронтка җибәрү өчен хәләл ризыклар китереп тапшыручылар да булды. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Киләсе атнада без боларны барысын да СВОда катнашучы егетләребезгә илтеп тапшырачакбыз”,- дип хәбәр итте шәһәр Думасы депутаты, Тимерьюл районы татар автономиясе рәисе Рамил Абитов, ерак юлга кузгалыр алдыннан.

Источник: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*