Элек казларны һәр йортта үстереп суйсалар, бүгенге көндә сирәк асрыйлар шул.
Элек-электән Әхмәдиевлар нәселе каз үстерү белән мәшгуль булганнар.
Габделхәй абый (мәрхүм) гомер буе күп итеп каз үстереп саткан кешеләрнең берсе. Хәзер аның дәвамчысы булып оныгы Марат һәм киленнәре Ландыш калды. Марат белән Ландыш гаиләсе һәр яктан булганнар. Кыскасы сокланып туймас гаилә алар. Хәзерге вакытта алар, Бөтенроссия “Каз өмәсе” конкурсында катнаша.
Чыганак: baltaci.ru