Мөнәҗәтләр – Аллаһы Тәгаләне һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне данлаучы традицион мөселман җырлары. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә мөнәҗәт – “үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһка мөрәҗәгать итү, гафу үтенү һәм ярдәм сорау». Әлеге чара милли мәдәниятне үстерүгә һәм саклауга ярдәм итә, халыкта үз халкының рухи кыйммәтләренә кызыксыну уята, шулай ук татар, мөселман гореф-гадәтләренә тарта һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыра.
Кичәдә катнашучылар туган җир, ана һәм бала, үлем һәм үлемсезлек турында төрле темаларга мөнәҗәтләр башкардылар, үзләренең уйларын һәм кичерешләрен халыкка җиткерделәр. Көчле эмоциональ йогынты нәтиҗәсендә башкарылган мөнәҗәтләр тыңлаучыларда дулкынлану хисләре уятты. Мондый көйләр рухи чистарыну ысулы булып хезмәт итә.
Кичә җылы һәм дустанә шартларда чәй эчү белән тәмамланды
Источник: vuslon.ru