2024 елның 16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400гә якын эре татар эшмәкәре катнашында XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә.
Делегатлар башкалага килә башладылар. Үзенең хис-кичерешләре белән Түбән Новгород өлкәсенән Мирзахләм Абделганиев бүлеште.