tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдус Дәүләтов: Бу вагыйгалар үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте
Илдус Дәүләтов: Бу вагыйгалар үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте

Илдус Дәүләтов: Бу вагыйгалар үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Дәүләтов Илдус Ядъкәр улы “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул узып баручы 2024нче елны Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе өчен шатлыклы һәм кайгылы вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды.

-Язын бездә көчле су басу булды. 37 мең кеше, 14 мең йорт, 70 торак пункт су басудан зарар күрде. Бу вагыйгалар үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте. Сезгә, Рөстәм Нургалиевич, һәм барлык Татарстан халкына гуманитар ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә! Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән халыкка 12 тонна гуманитар йөк, 20 мең литр су таратылды. Төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез дә бик зур ярдәм күрсәтте. Мордовиядан “Солидарность” хәйрия фонды 2 миллион сумлык азык-төлек җибәрде. Самарадан Канюкаев Фәхретдин Бәдретдинович җитәкчелегендәге “Дуслык” оешмасы 1 млн сумлык ярдәм күрсәтте. Әлмәт шәһәренең “Ак бүре” көрәш федерациясе шулай ук 1 млн ярдәм күрсәтте. Барыгызгада зур рәхмәт, хөрмәтле милләттәшләр, – дип сөйләде ул.

Шулай ук Илдус Дәүләтов Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең махсус хәрби операцияда катнашучыларга ярдәм итү эшен алып барганын билгеләп узды. Алга таба ул автономиянең мәдәният учреждениеләренә ярдәме турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*