tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум делегатлары “Бондюжский” сәнәгать паркында булдылар
Форум делегатлары “Бондюжский” сәнәгать паркында булдылар

Форум делегатлары “Бондюжский” сәнәгать паркында булдылар

Бүген “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында делегатлар Менделеевск шәһәренең  “Бондюжский” шәхси сәнәгать паркында һәм аның резидентларында булдылар.

Парк территориясендә өч резидент эшли. Аерым алганда, “Маф Пласт” компаниясе экологик материаллардан җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен товарлар җитештерүдә махсуслаша. Икенче резидент — “ММЗ” ҖЧҖ, авыл һәм урман хуҗалыгында кулланыла торган техникага запас частьләр җитештерү заводы. “Премьер” ҖЧҖ, үз чиратында, пыяла җепселләрдән эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, автобуслар өчен бамперлар.

Делегатларны биредә сәнәгать паркы директоры Виктор Безбородов һәм гамәлгә куючы Евгений Коган каршы алды. Сәнәгать паркын гамәлгә куючы Евгений Ефимович компаниянең эшчәнлеге һәм керемнәре турында хисап бирде. Моннан тыш, ул кулланыла торган инструментларны күрсәтте, шулай ук кунакларны эш барышы һәм эшләнмәләр белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*