Бүген XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уза. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелә. Утырыш башланыр алдыннан ул фотокүргәзмә белән танышты.
Пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып бара.
– Бөтендөнья татар конгрессы үз эшчәнлеген 2020 елда Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»н гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итә. Быел, Гаилә елында аерым игътибар Стратегиядә әйтелгәнчә, «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту – Гадәти гаилә кыйммәтләренә иярү»гә юнәлде, – диде Милли Шура рәисе.
Ул шулай ук агымдагы елның төп чаралары турында сөйләде, Россия Федерациясе Президентын сайлау, БРИКСның 16 нчы саммиты кебек зур вакыйгаларны атап үтте.
Алга таба пленар утырыш делегатларның чыгышлары белән дәвам итте.