«Кайсы гына районда булырга туры килсә дә, Балтачка килгән саен соклануларым арта гына төшә. Әле минем халкыбызның электән килгән гореф-гадәтләрен бу кадәр кадерләп саклап килгән бер генә районга да юлыкканым юк».
Балтач спорткомплексына керә-керешкә яңгыраган тальян моңнары, Тимирязев исемендәге хуҗалык призына 30нчы мәртәбә узучы юбилей бәйгесенә кунакка килгән, Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры, РСФСРның спорт остасы, галим Марсель Таһировның бу сүзләренә ачык дәлил булды да куйды. Залга керүгә аны бердәм булып, заманында үзе белән бил алышкан 30лап көрәштәш дуслары каршы алуы аның өчен тагын бер көтелмәгән хәл булды.
Чыннан да, искиткеч, күңелгә хуш килүче бәйге булды бу. Бәйгегә килгән олы кунакларыбыз районыбызның кунакчыллыгына шаккатып рәхмәт әйтсәләр, көрәшчеләребез гадел көрәш өчен, тамашачылар исә, безнең күңелләребезгә генә кереп калган Бөек Октябрь бәйрәмен күңелләрдә яңартып, шушы бәйгене оештыручыларга рәхмәтле булып киттеләр. Ачылыш тантанасы алдыннан барыбызга да таныш булган Татарстанның атказанган артисты, РСФСРның спорт остасы, композитор Вил Усмановның көрәшчеләр хөрмәтенә җыр башкаруы бөтенләй дә хикмәтле хәл булды. Олы кунакларыбызга килсәк, алары да районыбыз өчен якын шәхесләр — ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, республикабызның баш ветеринария табибы, үзе дә көрәш остасы, якташыбыз Алмаз Хисаметдинов, районыбызны аеруча үз иткән, Федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров, районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин. Марсель Шәрифҗан улы бу юлы да буш кул белән килмәгән.
Шушы бәйгене башлап җибәрүче, хуҗалыкның элеккеге рәисе Сәйдәш Исрафиловка, районыбызда татар көрәшен үстерүдә армый-талмый хезмәт куючы Нурзада Сәмигуллин, Наил Гарифуллин, Дамир Гобәйдуллинга көчле алкышлар астында федерациянең исемле кул сәгатьләрен бүләк итте. Ә инде Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең хәзерге җитәкчелеге шушындый бәйгене югары дәрәҗәдә оештырып, безгә — тамашачыга рәхмәтле бәйгене бүләк иттеләр.
Тарих тагын кабатланды. Моннан 30 ел элек, үткән гасырда оештырылган бәйгедә алган уңышларын, бу гасырда нормалылар лаеклы рәвештә кабатлый алдылар. 13 команда арасында беренчелекне яулап, бәйгенең төп бүләге — тәкәне үзләренә алып киттеләр. Икенче урында — Чепья авыл җирлеге, өчтә — «Яңа тормыш» җәмгыяте командасы.
Нурзада Сәмигуллин, Балтач бистәсе
Чыганак: baltaci.ru