15нче декабрьдә Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында Ачык ишекләр көне узачак.
Әлеге чарада ТР Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, РИИның уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов, КИУның уку-укыту эшләре буенча проректоры Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Рим Камалов, шулай ук кафедра мөдирләре катнашачак.
Ислам югары уку йортлары вәкилләре 2025-2026нчы уку елына кабул итү, белгечләр әзерләү буенча юнәлешләр турында җентекләп сөйләячәк, уку йорты эшчәнлеге белән таныштырачак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен экскурсия каралган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Россия ислам институты теология, лингвистика һәм журналистика юнәлешләре буенча белгечләр әзерли. Бу юнәлешләрнең барысында да бакалавриат һәм магистратура программалары бар. Моннан тыш, теология юнәлеше буенча дистанцион белем алу мөмкинлеге дә каралган.
Казан ислам университеты ислам һәм Коръән фәннәре буенча “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү” юнәлеше буенча белем бирә.
Сезне Казан шәһәре, Газовая урамы, 19нчы йорт адресы буенча буенча узачак Ачык ишекләр көненә чакырабыз. Чара 10:00 сәгатьтә 318-319нчы аудиториядә (актлар залы) башлана.
Чыганак: dumrt.ru