Кәкребаш авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды.
Семинар программасы бик бай һәм эчтәлекле булды. Райман авылы мәктәбе укытучысы Арсланова Римма Айрат кызы осталык классы белән чыгыш ясады.
6 нчы сыйныф укучылары белән татар теле дәресе дә бик уңышлы узды.
“Тарих бите кабатлана, әниләр улларын озатып кала” исемле сыйныфтан тыш чарага Махсус хәрби операциягә баһадир сугышчылар үстерүче әниләр чакырылды.
Укучыларның туган телдә яңгыраткан җыр, шигырьләре, милли биюләре кунакларга көчле тәэсоратлар калдырды.
Тарихыбызның якты бите- Җиңү таңы тизрәк атсын дип типте һәр йөрәк. Укучыларның үз куллары белән күңел җылысы белән ясалган бүләкләр әниләрнең күңелен күтәрде.
Семинарда Кәкребаш авылы фронтовик- шагыйрь Тимер Арслан һәм Әнәс Сафуановның бик күп әсәрләре кулланылды.