Әлеге мизгелләрдә Уфаның «Башкортстан» Дәүләт концерт залында 14-нче «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсының гала-концерты бара.
Катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров чыгыш ясады. Сәләмләү сүзеннән соң ул оештыручыларга һәм иганәчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.
Фестивальнең максаты – башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалау, шулай ук Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче башкаручылар, җыр авторлары белән иҗади элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.
Фото – Илдар Еникеев.