tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ХАШИМОВА НУРИЯ МИННӘХМӘТ КЫЗЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры.
ХАШИМОВА НУРИЯ МИННӘХМӘТ КЫЗЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры.

ХАШИМОВА НУРИЯ МИННӘХМӘТ КЫЗЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры.

16 ноябрьдә узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында бертавыштан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары итеп сайланды.

Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы 1978 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туа. Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш авыл җирлеге Советы депутаты.

Белеме

2000 елда Казан финанс-икътисад институтының Финанслар һәм кредит белгечлеге юнәлешен тәмамлый. Квалификациясе: икътисад бакалавры, икътисадчы.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 2001 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының төп белгече.
  • 2001-2003 елларда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының баш бухгалтеры.
  • 2003 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры.

Бүләкләре

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел).
  • «Бөтенхалык батырлыгы юбилее.1613-2013» император медале (2013 ел).
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (2015 ел).
  • «Мәдәният үсешенә зур өлеш кертү һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен» Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рәхмәте (2015 ел).
  • «ЮНЕСКО фестивале үсешенә, аның идеалларына һәм кыйммәтләренә хезмәт итү өчен» ЮНЕСКОның истәлекле медале (2019 ел).
  • Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале (2021 ел).
  • Чечен Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты (2023 ел).