Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге (җитәкчесе – Фәрид Фәиз улы Мифтахов) “Әни куллары” дигән истәлекләр бәйгесе оештырды.
Баласына Ана кеше бервакытта да хыянәт итми, баласының ничә яшендә булуы аңа мөһим түгел, ул аны бишектә чакта да, баласы олыгаеп беткәч тә бер төрле ярата. Ә Әниләр мәхәббәтенә бары тик олы, керсез, гомерлек мәхәббәт белән генә җавап бирергә мөмкин!
Бәйгегә әниләр куллары әзерләгән аш-су, кул эшләре кабул ителде. Шулай ук әниләр белән булган күңелле вакыйгалар, аларның дингә мөнәсәбәтләре, әни куллары тоткан Коръән, язган хатлар, үзең әни булгач кичергән тәүге хисләр, әни үрнәге һәм гаиләдә әнигә карата мөнәсәбәт хакында язарга мөмкин иде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген булачак.