Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Минем ягымлы әбием” өлкә конкурсының финалы узды. Быел инде өченче тапкыр үткәрелгән бәйгедә төбәгебезнең төрле шәһәрләре һәм районнарыннан уңган, булган, җилдән җитез унике әби катнашты.
Әби сүзен ишетүгә, минем күз алдыма ак яулыгын артка җәеп бәйләп, янып торган мичтә коймак пешерүче ягымлы әбием килеп баса. Акмайга бал кушып майланган ул коймакларның тәмлелеге… Эх, шул мизгелгә кире әйләнеп кайтасы иде.
Сүзем өлкә конкурсы турында бит әле. Хәзер мичләр дә юк, әбиләр дә, русча әйткәндә, совсем да современныйлар. Барыбыз да чалбар киеп, биек үкчәле туфлиләрдән йөрибез. Интернетны да беләбез, телефонны да бармак белән генә эшләтәбез. Шулай да, оныклар өчен әби барыбер әби булып кала инде ул. Алар өчен әбидән дә ягымлысы юк. Конкурста катнашучылар моның нәкъ шулай икәнлеген тулысынча исбатлады.
Бәйгедә катнашучы гүзәл затлар оештыручылар тарафыннан әзерләнгән биш биремдә осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсантларның сәхнәдә үзләрен иркен, чын артистларча тотулары соклану тудырды. Беренче биремне үтәп, ягъни визит карточкасын тәкъдим итеп, үзләре белән таныштырганнан соң, моның сере чишелде. Күпчелеге мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләр, я булмаса, сәхнәгә гашыйк затлар икән.
Иске Кулаткы вәкиле Наилә Мулюкова – район мәдәният йорты карамагындагы татар халык театры режиссеры.
“Сөйгән ярым – гармунчы, җырчы Рушанга кияүгә чыккач, мин дә әкренләп сәхнәгә мендем һәм җырлый башладым. Гомер юлын парлашып җырлап узабыз”,- ди Наилә Адельхан кызы.
Ул эштән бушаган арада чәчәкләр үстерергә, табын әзерләп, кунаклар каршыларга ярата. Наилә ханым конкурска Кулаткы якларында бик тә популяр булган тәмле катлама пешереп килгән иде.
Тәтеш якларында туып үскән Мәйсәрә Хайруллинаның исеме күпләргә таныш. Ул Яңа шәһәрдә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучыларның берсе. Нәсел дәвамчыларын – кызы белән оныгын да милләт җанлы, телебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәтләүчеләр итеп тәрбияләгән. Алар өчәү татар халык биюен оста башкардылар. Буыннар бәйләнеше, ягъни әбинең роле сәхнәдә бик ачык күренде. Шундый дәү әниләр булганда, милләтебезнең киләчәге өметле.
Ульяновск шәһәренең “Киндяковка” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” татар халык театры артисты, һөнәре буенча педагог Зөлфия ханым Хәмидуллинадан зыялылык бөркелеп тора. “Дөрес итеп яшәү” – аның тормыш девизы. Зөлфия ханым тамашачыларга – тирән мәгънәле шигырь, ә жюри әгъзаларына вак бәлеш әзерләп килгән иде.
“Нур” театрының тагын бер артисты Гөлинә Заббарова тамашачыга моңлы җырлары аша күптәннән таныш. Ул Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендәге әтәч ролен искиткеч оста башкарды, көлә-көлә күзләр яшьләнде. Чын артист шундый булырга тиеш, әлбәттә.
Чардаклы районы Үрән авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Забихуллова буш вакытын оныгы белән үткәрергә тырыша икән.
“Оныгым камыр ризыклары ярата, шуңа күрә бергәләп өчпочмаклар, бәлеш пешерәбез. Балдан татлы оныгымны татарча сөйләшергә дә өйрәтәм”,- ди ул.
Күптән түгел халыкара бәйгенең “Туган телдә бишек җыры” номинациясендә җиңү бәхетенә ирешкән Гөлфәрия Латыйпова – ике улына үрнәк әни, ике яшьлек оныгына яраткан, ягымлы әби дә. Бишек җырын аңардан да остарак башкаручы юктыр, мөгаен. Аны Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе татарларының лидеры дип атарга була. Мәктәптә балаларга ана телен өйрәтүче, Сабантуйлар оештыручы, җирле мәчеткә ярдәм итүче Гөлфәрия ханым конкурста да сынатмады.
Красный Гуляй бистәсенең тагын бер вәкиле Гөлзифа Сафиуллова туган ягы – Чүпрәле районы Татар Төкесе авылы турында шигыре белән тамашачы күңелен яулады.
Красный Гуляйның өченче ягымлы әбисе Гөлфизә Халитова моңлы итеп җырларга ярата. Дүрт онык әбисе, диетаны җиңә алмасам да, тимер атны – җиңел машинаны егәрләдем бит әле, дип үзе белән таныштырды.
Чардаклы бистәсенең “Ак чәчәкләр” ансамбле солисты – Татарстанның Байлар Сабасы районы кызы Миннинур Махмутованы мәртәбәле жюри аеруча үз итте. Ул балан бәлешен аларны сыйлау өчен махсус пешереп килгән иде.
“Ак чәчәкләр”нең тагын бер җырчысы Фирганә Басыйрова 7 сыйныфта укыган вакыттан ук инде кул эшләре белән шөгыльләнә. Ул жюри рәисе Рамис Сафинга үз куллары белән чиккән сөлгене бүләк итте.
Ульяновск шәһәренең “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге хезмәткәре Ризидә Мушарапова да күптәннән кул эшләре белән мавыга икән. Татар мәдәният үзәге фойесында җәелеп киткән күргәзмәдә Ризидә ханым бәйләгән оекбашларга, чиккән сөлгеләргә урын түрдән бирелгән иде.
Димитровград шәһәреннән ике онык әбисе, “Чишмә” ансамбле солисты Гөлсирә Сафина да сынатмады – матур итеп җырлады да, биеде дә. Күпме генә елмаерга тырышса да, Гөлсирә ханымның күзләре моңсу шул.
“Улым СВОда хезмәт итә. Аның өчен борчылам”,- ди газиз ана. Ватанны саклаучы ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Конкурс ахырына да якынлашты. Мәртәбәле жюри һәр конкурсантны, осталыкларыннан, иҗади сәләтләреннән чыгып, төрле номинацияләр буенча бәяләде. Мәйсәрә Хайруллина “Иң ягымлы әби” исеменә лаек табылды. Гөлфәрия Латыйпова – “Иң булдыклы әби”, Гөлфизә Халитова – “Иң уңган әби”, Гөлзифа Сафиуллова – “Иң зирәк әби”, Наилә Мулюкова – “Иң моңлы әби”, Наилә Забихуллова – “Иң назлы әби”, Фирганә Басыйрова – “Иң шәфкатьле әби”, Миннинур Махмутова – “Иң кунакчыл әби”, Гөлсирә Сафина – “Иң ихлас әби”, Гөлинә Заббарова – “Иң тапкыр әби”, Зөлфия Хамидуллина – “Иң сөйкемле әби” һәм Ризидә Мушарапова “Иң җитез әби” номинациясендә җиңүче итеп билгеләнде.
Оештыручылар конкурсантларга дипломнар, чәчәкләр һәм Оренбург шәлләре бүләк итеп тапшырды.
Проектның авторы – Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина конкурсны оештыруда ярдәм итүләре өчен өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә, “Ак калфак” оешмасына, “Өмет” газетасы редакциясенә һәм “ТНВ” телеканалына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Рузия ХӘЛИМОВА
Чыганак: emet73.ru