6,7,8 декабрь көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 ел балалары» повесте буенча куелган спектакльнең күптән көтелгән премьерасы булды. Инсценировка авторы һәм куючы режиссер – Олег Кинҗәгулов.
«Без – 41 нче ел балалары» повесте үзенең җылылыгы, юмористик эпизодлары, иң авыр вакытларда да белемгә омтылучы яшүсмерләрнең тормышын дөрес сурәтләве белән укучыларның мәхәббәтен яулаган иде. Яңа спектакль сугыш еллары атмосферасы белән сугарылган, андагы яшь геройлар киләчәк турында хыялланалар, яраталар, гади әйберләрдән сөенеч табалар.
Актерлар уены тамашачыларның йөрәгенә үтеп керде, хәтта иң катлаулы шартларда да кешелеклелекне һәм оптимизмны саклауның никадәр мөһим булуын искәртте. Автор үзе дә персонаж буларак чыгыш ясады, аны Марсель Мөсәвиров башкарды.
Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларга шул чор рухындагы интерактив уеннар һәм биюләр тәкъдим ителде.
Бу спектакль өчен махсус ясалган декорацияләр үзенең масштаблыгы һәм детальләргә игътибарлы булуы белән таң калдыра.
Спектакль өч сәгать баруга карамастан, тамашачылар, үзләре дә шунда “яшәп”, вакытның узуын сизми дә калдылар. Премьераны алкышлап кабул иттеләр.
Чыганак: mincult.tatarstan.ru