Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә.
Бүген “Россия – минем тарихым” тарихи мультимедиа паркында татар мәдәнияте көннәре кысаларында татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә багышланган “Нева ярларында татарлар” төбәк фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Милли Шура рәисе биредә татар эшмәкәрләре җитәкләгән предприятиеләр эше белән танышты, “Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлеге” экспозиция стендларын карады, “декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрендә татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре” экспозициясен һәм “Нева ярларында татарлар” сәнгать күргәзмәсен карады.