Азәрбайҗан Республикасының Баку шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Республикасының гомуммилли лидеры Гейдар Алиев каберенә венок һәм хатыны Зарифа Алиева каберенә чәчәкләр салды. Чәчәк салу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты.
Алга таба «Мәңгелек ут» комплексына венок салу тантанасы узды. Монумент Шаһитләр аллеясында урнашкан. Шаһитләр аллеясе – Бакуда җирләнгән Азәрбайҗан бәйсезлеге өчен көрәшүче каһарманнар, “кара гыйнвар” корбаннары һәм Карабах өчен һәлак булганнар кабере ул.
Шулай ук чәчәк салу барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җирле татарлар белән аралашты.