Иң элек җирлегебездә яшәүче матур үрнәк гаиләләр сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде.
Гаиләләргә, залдагыларга җылы теләкләрен район башлыгы Альберт Хуҗин җиткерде. Бу гаиләләргә Рәхмәт хатлары, тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең тормыш иптәшләре, әти-әниләре, якыннары да бәйрәмнең кадерле кунаклары булды.
Бәйрәм чарасы иҗади гаиләләрнең чыгышлары, төрле милләт вәкилләренең концерт номерлары белән үрелеп барды. “Татарстан – безнең йортыбыз” этномәдәни фестивалендә катнашкан райондашларыбыз да бу көнне сәхнәгә күтәрелде.
Лилия Шәймиева фотолары
Чыганак: muslumirc.ru