Быел гаилә елы тәмамланырга санаулы көннәр калганда, Апас Үзәк китапханәсе районыбызның горурлыгы, якташыбыз, күпкырлы талант иясе, шагыйрь, прозаик, публицист, күп санлы матур җырлар һәм шигырьләр авторы Гөлнур Хәлил кызы Айзатның яңа табадан төшкән “Җиһаннур” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсен уздырды. Әдәби кичәгә язучының якыннары, иҗатташ дуслары, авылдашлары, китапханәчеләр һәм районыбызның китап укучылары җыелды.
Китаханәбездә узган китап кичәләреннән аермалы буларак, Гөлнур Айзат иҗатын яктырткан бәйрәмнәрдә һәрчак аның әсәрләренең геройлары, прототиплары катнаша. Бу юлы да яңа китапның төп героинясы булган Җиһаннур апаның Алабугадан, Чаллыдан кадәр кызлары, оныклары, кияүләре, туганнары кайтты.
Гөлнур апа туганнарының иңнәренә ап-ак оренбур шәлләрен салганда, кунакларның гына түгел, тамашачыларның да күзләре яшьләнде. Героинясының язмышын кунакка килгән бик күпләргә тирән итеп ача алуы уйландырды.Якташ язучыбыз бүләкләрне дә мулдан өләште, ә иң кадерлесе-ул Апас төбәгендә туып үскән , тормыш сынауларына бирешмәгән, тырыш, мәрхәмәтле, олы йөрәкле Җиһаннур анага сүздән һәйкәл коюы булды.
Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге, Болгар хәйрия фонды җитәкчесе, автор башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтаховның гүзәл чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр белән әлеге чарага кайтуы кичәбезгә нур өстәде. Фәрид әфәнде Гөлнур Айзат белән Аналарга атап уздырган “Әни куллары” бәйгесе, “Әнием” фондында эшләгән елларын искә төшереп, апаслылар белән дуслыгының нык булуын әйтеп узды. Ул авторны яңа китабы белән тәбрик итеп матур теләкләрен җыр белән дә җиткерде.
Кичә Гөлнур Айзат иҗат иткән моңлы җырлар белән үрелеп барды. Аларны Энҗе Камалова, Рәйсә Идиятова, 30 елдан артык очучы булып хезмәт иткән, бик күп конкурсларның гран-при иясе Әхтәм Җамалиев, Апас Халык театры җитәкчесе Земфира Низамова-Мөхәммәтшина башкарды. Җиһаннур апаның иң яраткан җырларының берсе “Шахта” җырын Казаннан кайткан автор башкаручы , “Гөлләр “ансамбле солисты Гөлшат Гарифуллина җырласа, китапханәбез хезмәткәре Гөлинә Муллахметова “Ком бураны” җырын башкарды. Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәсип улы Мингазиев та Гөлнур Хәлил кызына һәм аның иҗатына карата җылы сүзләрен җиткереп, районыбызның мәдәният бүлеге исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.
Кичәдә З.Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге Апас Халык театры артистлары Ранис Сәйфетдинов һәм Диана Новоселова “Җиһаннур” повестеннән өзек уйнаганда, залда утыручыларның бик күбесе күз яшьләрен тыя алмады. Әсәрдәге ана образы кичәгә килгән һәркемнең күңел хәтирәләрен айкады шул.
2024 ел – Гаилә елы ахырына якынлашкан көннәрдә әлеге чараның узуы бик урынлы булды дип саныйбыз. Кичәгә тәрбиягә бала алган аналарның кунак итеп чакырылуы, язучы тарафыннан ятим балалар тәрбияләүче әниләргә бүләк биреп, җылы сүзләр ирештерүе һәркемдә соклану уятты. Чараның шундый тирән эчтәлекле, җылы ихлас узуы белән чын күңелдән горурланабыз.
Гөлчәчәк Ахманова, Апас Үзәк китапханәсе директоры.