tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды
Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды

Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе махсус хәрби операция зонасына унынчы сәфәр кылды. Командировканың төп бурычы булып сугыш хәрәкәтләре зонасына солдатларга гуманитар йөк һәм медикаментлар илтү торды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре аны уңышлы башкарып чыкты: Луганск юнәлешендә шефлыкка алынган хәрби бүлекчә солдатларына азык-төлек һәм кирәкле җиһазлар, медикаментлар тапшырды.

Мобилизацияләнгән сугышчыларга аптечкалар, пластырь тибындагы бәйләвечләр, 200/18 терминаторы, рацияләр, автоном җылыткычлар, дымлы салфеткалар, окопта куллану өчен горелкалар, генераторлар тапшырылды. Йөк, солдатларның теләк-тәкъдимнәрен исәп алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан җыелган акчага тупланды. Барлык товарлар һәм медикаментлар турыдан-туры солдатлар кулына тапшырылды.

Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә: һәркем акчалата өлеш кертә ала. Акчаларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды җыя.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*