tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистлар белән очрашуда Васил Шәйхразыев федераль округларда узган очрашулар турында сөйләде
Журналистлар белән очрашуда Васил Шәйхразыев федераль округларда узган очрашулар турында сөйләде

Журналистлар белән очрашуда Васил Шәйхразыев федераль округларда узган очрашулар турында сөйләде

Татарстан журналистлары белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев федераль округларда узган очрашулар турында сөйләде.

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Милли Шура рәисенең Россия Федерациясе федераль округларында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашулары узды. 2018нче елдан башлап, һәр елны оештырылып килгән әлеге очрашулар 8 федераль округта үтә.

“Быел әлеге очрашулар Камчаткадан алып Калининградка кадәр оештырылды. Әлеге чараларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының узган елдагы эшенә йомгак ясау, эш планы һәм алдагы елга бурычлар белән танышу кертелгән иде. Безгә төбәк җитәкчеләре аеруча ярдәм итә. Төбәкләрдә татар оешмалары һәрвакыт алдынгы планда торалар. Очрашуларда хисапларны оешма вәкилләре үзләре тәкъдим итә. Кайбер җирле җитәкчеләр билгеләп үткәнчә, татар оешмаларының хисапларына карап, алар соклану кичерә. Алар үзләрендәге министрлар да, төбәк башлыклары да  казанышлары турында алай горурланып сөйли белмиләр, диләр. Бу татар оешмаларының үз бурычларын тормышка ашыруда югары дәрәҗәдә профессиональлек һәм үҗәтлек күрсәтүе хакында сөйли” – дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев 2025 елда узачак федераль округлар буенча җыеннарның Башкортстан республикасының Уфа шәһәрендә башланып китәчәген билгеләп узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*