Гаилә елы тәмамланырга санаулы көннәр калганда, Баланлы мәдәният йортында, аңа йомгак ясап, бик матур чара уздырганнар.Кичәдә Гәрәевләр – Нәфис абый, Гөлүсә апа гаиләсе дә катнашты. Алар ике балага гомер, төпле тәрбия биреп, оныклар сөеп гомер кичерәләр. Нәсел шәҗәрәсеннән төзелгән күргәзмә дә оештырдык.
Чарада театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән үзешчәннәр, актив волонтерлар да бүләкләнде. Бәйрәм кичәсе җыр, биюләр, төрле уеннар белән дәвам итте. “Гаиләләребез имин, илләребез тыныч булсын дип телибез”, – дип хәбәр итә Фәния Хафизова.
Чыганак: muslumirc.ru