«Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашучылар арасында Тубыл шәһәреннән Линар Исламов 2 урын лауреат дипломына лаек булды. Ул шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең «Нур» әдәби-иҗат түгәрәгендә белем ала (җитәкчесе Зөфәр Корманов). Яшь, сәләтле башкаручы туган телендә Фирая Габдуллинаның «Туганнарым» шигырен сөйләгәнен видеога төшереп, бәйгегә җибәрәләр. Укучының җитәкчесе Зөфәр Ринат улы: «Линар быел зур бәйгеләрдә катнашып уңышларга иреште.
Әле күптә түгел Россия күләмендә узган «Иделем акчарлагы» нәфис сүз осталары бәйгесендә 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булган иде. Ул тырыш, бәйгеләрдә үзе теләп катнаша. Линарыбыз киләчәктә дә гел шулай актив булып, җиңүләре белән укытучыларын, якыннарын шатландырып торсын», – диде.
Бу шатлыклы яңалык белән Линар Исламовның әбисе Фәрхинур Корманбакиева да уртаклашты. Ул: «Линар 6 яшендә мәктәпкә укырга керде. Татар телендә шигырь сөйләргә, җырларга ярата. Татар мәдәниятенә, теленә мәхәббәт уяткан укытучылары Зөфәр Кормановка, вокал буенча укытучысы Динара Әпсәламовага, «Синтез» сәнгать мәдәният үзәгендә рус телендә җырларга өйрәткән Фәйзана Сәйфуллинага рәхмәтлебез. Бәйгеләр татар телен, әдәбиятыбызны саклауга зур өлеш кертә. Яшь буында татар мәдәниятенә кызыксыну арта. Без туган телгә кызыксыну уяткан барлык бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Линар яңа уку елы башланганнан бирле Россия, өлкә, шәһәр һәм мәктәп күләмендә узган уннан артык бәйгедә катнашты, җиңү дипломнары белән бүләкләнде. Оныгыма милли костюмнарны үзем тегәм. Ак төстәге түбәтәйләр алып, аларны милли бизәкләр белән бизим», – дип сөйләде.
Киләчәге өметле булган, иҗатка тартылган, сәләтле укучы Линар Исламовка уңышларга ирешү юлында һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!
Римма УМИТБАЕВА
Чыганак: “Яңарыш” газетасы