tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сармашбашлылар хәрбиләргә җибәрү өчен 80 йомыркага токмач басты
Сармашбашлылар хәрбиләргә җибәрү өчен 80 йомыркага токмач басты

Сармашбашлылар хәрбиләргә җибәрү өчен 80 йомыркага токмач басты

Сармашбаш авыл халкы янә «Игелек кыл!» хәйрия акциясе оештырып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрү өчен 80 йомыркага токмач кисте.

Бу көннәрдә авыл апалары – Нурия Сафина, Альмира Аблиева, Наилә Арсланова, Йолдыз Красовская, Тәбрия Вәлиева, Тәнзилә Садыйкова, Мөнҗия Нәҗметдинова, Рәшидә Кашапова, Алсу Миңнуллина, Римма Филиппова   мәдәният йортына җыелып, токмач басып әзерләде.  Гөлнур Сәлахова һәм Сәлим Арсланов токмач өчен йомыркалар бирделәр.

Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагыналар. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле апалар. Бердәм булганда, эш тә җиңел бара, ди алар. Теләкләре бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын.

– Бергә эшләгәч, тиз инде. Берәүләр баса, икенчеләр киптереп тора, кисүчеләр дә тиз эшли. Ардырмый да. Киресенчә, бердәм булганда һәм бергә җыелышып эшләгәндә эш җиңел бара. Егетләребез исән-имин генә кайтсын, — ди токмач басарга килүче хатын-кызлар.

Фотолар авыл клубыннан.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*