Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Шәйхин: Халык мәдәниятенә караган исемнәрне шәхси милек итеп теркәүне тыярга кирәк
Айдар Шәйхин: Халык мәдәниятенә караган исемнәрне шәхси милек итеп теркәүне тыярга кирәк

Айдар Шәйхин: Халык мәдәниятенә караган исемнәрне шәхси милек итеп теркәүне тыярга кирәк

Татарстан арбитраж суды, товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында, Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән. Татарстан Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мөдире Айдар Шәйхин, моңа кануни яктан чишелеш табылырга тиеш, дип саный.

– Бу ситуация татар мәдәнияте, гомумән, Россия халыклары мәдәнияте өчен шактый куркыныч. Миңа калса, беренче чиратта, Россия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары игътибарлы булырга һәм закон чыгару өлкәсендә активрак эшләргә тиеш. Россия халыкларының халык авыз иҗаты, халык мәдәниятләренә караган мондый исемнәрне, атамаларны ниндидер шәхси милек буларак теркәү мөмкинлеген тыярга кирәк.

Татар җәмәгатьчелеге, төрле иҗтимагый оешмалар, дәүләт оешмалары бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш, чөнки, иртәме-соңмы, әлегә зыян килмәгән оешмаларга җитдирәк дәгъвалар килергә мөмкин. Чынлап та, суд аша әлеге кабул ителгән карарны югарырак инстанцияләрдә карарга тиешләр, дип уйлыйм.

Миңа калса, әлегә соң түгел, әмма җәмәгатьчелекнең игътибары зур булырга тиеш. Бу канунның мантыйгына туры килми торган хәлләр безне борчый, аның кануни яктан чишелеше дә булырга тиеш, – ди ул.

Татар халык әкиятләре геройларын пантентлаштыру мәсьәләсенә карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина белеште.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*