tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Гөлназ Җиһангирова Акдениз дәүләт университетында татар хатын-кызларының мәдәният һәм сәнгать үсешендәге роле турында сөйләде

ВИДЕО: Гөлназ Җиһангирова Акдениз дәүләт университетында татар хатын-кызларының мәдәният һәм сәнгать үсешендәге роле турында сөйләде

Гөлназ Җиһангирова Антальянең Акдениз дәүләт университетында төрек профессорлары каршында “Казан татарларының мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә хатын-кызларның роле” дигән темага чыгыш ясады. Милләттәшебезнең докладын залга җыелучылар бик җылы кабул итә. Күчмә халыклар мәдәниятенә багышланган Халыкара конференция биредә ел саен оештырыла. Чарада Акдениз университетының профессорлары, тарих фәннәре докторлары Фатих Услу (төп оештыручысы), Мустафа Услу, доцент Денис Динжел һ.б. катнаша.

Гөлназ Җиһангирова бирегә инде 5 нче ел чакырыла. Моңа кадәр ул түгәрәк өстәл эшчәнлегендә катнашкан булса, быел аңа фән эшлеклесе буларак доклад белән чыгыш ясарга тәкъдим иткәннәр.

Күчмә халыклар мәдәниятенә багышланган Халыкара конференция ике көн дәвам итә. Беренче көнне хатын-кызларның мәдәнияттәге роле хакында академик карашлар, чыгышлар булса, икенче көнне түгәрәк өстәлләр оештырыла, халык җырлары, биюләре башкарыла.

Музыка белгече, композитор, шагыйрә, фән эшлеклесе Гөлназ Җиһангирова Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарлар арасында халкыбызның  телен, гореф-гадәтләрен саклау, милләтебезне башка халыкларга да таныту буенча зур эш алып бара. Ул биредәге татар оешмасы җитәкчесе дә. Актив татарларыбыз белән бергә Сабантуйларын, фестивальләр оештыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*