Россиядә Ватанны саклаучы елы башланып китте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Узган атнада Республика халкының аңа керткән өлешен тагын бер кат ассызыклаучы яңалык килеп иреште. Президент Владимир Путин карары белән, Яшел Үзән – “Хезмәт даны шәһәре” статусын алачак. Әлегә кадәр ул исем Казанда гына бар иде.