Ульяновск шәһәренең типография музеенда Казан Кремленнән китерелгән борынгы Коръәннәр һәм шамаилләр күргәзмәсе ачылды. Хәзер биредә һәр атна саен Ислам дине тарихы, аның йолалары һәм изге Коръән китабы хакында сөйләшү өчен түгәрәк өстәлләр уза, лекцияләр укыла. Төрле яшьтәгеләр һәм төрле милләт вәкилләре өчен уздырылган шундый очрашуларның чираттагысы “Фән Коръән яссылыгында” дип аталды. Тыңлаучылар арасында безнең хәбәрчеләребез дә бар иде.