Саба мәдәният йортында «Буыннар чылбыры – гаилә ядкаре» район фестиваль – конкурсы узды. Гала- концерт алдыннан район мәдәният йорты фойесында иҗади күргәзмә оештырылды, гаиләләрнең шәҗәрәләре, төрле кул кул эшләре, династияләрнең музей экспонатлары, милли камыр ашлары тәкъдим ителде.
Концертта фестивальдә призлы урыннар яулаган Тимершыктан Хаҗимулла нәселе, Шекшедән Әндәр нәселе, Олы Шыңардан Хаҗи бабай нәселе чыгышлары күрсәтелде.
Җиңүчеләрне һәм фестиваль – конкурста актив катнашкан гаилә вәкилләрен Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады, һәр гаиләгә актив катнашканнары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәркемгә шулай гаилә традицияләрен саклап, тату, дус, бердәм булып яшәүләрен теләде. Шул ук чарада ТР архив эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган “Минем шәҗәрәм” генеологик тикшеренүләр конкурсының муниципаль һәм республика турында призлы урын яулаган балалар да сәхнә чакырылып тәбрикләнделәр.
Чыганак: saby-rt.ru