tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Пировски муниципаль округының Солоуха авылында булды
Васил Шәйхразыев Пировски муниципаль округының Солоуха авылында булды

Васил Шәйхразыев Пировски муниципаль округының Солоуха авылында булды

Красноярск краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Пировски муниципаль округының Солоуха авылында булды.

Программаның беренче пункты фронтовиклар истәлегенә мемориал булды, биредә Васил Шәйхразыев Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргәннәргә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәкләр салды.

Соңрак визит программасында китапханәгә бару планлаштырылган иде. Хәзер китапханә авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан, аның фондында 7 745 данә, шул исәптән 384 данә татар телендә китап исәпләнә. Татар әдәбиятына өлкәннәр һәм балалар тарафыннан ихтыяҗ зур.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*