Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров эш сәфәре белән Сочи шәһәренә килде.
Биредә ул Сочи курорт-шәһәренең Вокзал арты мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка Татарстан Республикасы исеменнән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, чәчәкләр салу чарасында катнашты.