tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Лесосибирск мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Лесосибирск мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Лесосибирск мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Красноярск краенда. Биредә ул Лесосибирск мәчетендә булды.

Мәчет 1997 елның 14 декабрендә ачылган. Мәчет төзү инициативасын Хәкимулла Рәхим улы Сибгатуллин һәм Шамил Зарифҗан улы Шәрәфетдинов белдерә. Мәчет төзелешенә «Новоенисейский ЛХК» ЗАС генераль директоры Виктор Владимирович Шелепков ярдәм итә.

Мәчет шәһәрнең мөселман мәдәнияте үзәге булып тора. Биредә җомга көннәрендә, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә җыелалар. Ислам нигезләренә өйрәтү өчен сыйныфлар оештырылган. Биредә шулай ук гарәп теле укытыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*