tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръәнгә хөрмәт: Яңа Чишмә районында мөслимәләр арасында бәйге узды
Коръәнгә хөрмәт: Яңа Чишмә районында мөслимәләр арасында бәйге узды

Коръәнгә хөрмәт: Яңа Чишмә районында мөслимәләр арасында бәйге узды

6 февраль көнне Акьяр авылы «Хәйдәр» мәчетендә Аллаһ ризалыгы өчен Яңа Чишмә районы мөхтәсибәте һәм Мөслимәләр берлеге белән оештырылган «Коръәнгә хөрмәт» мөслимәләр арасында Коръән уку бәйгесе узды.

Чараның башында Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Фагизов катнашучыларны сәламләп, рәхмәтләрен җиткерде. Мәчет имамы Марат хәзрәт барлык катнашучыларны сәламлады, сүрәләр укылды, догалар кылынды.

Бәйгенең үтү тәртибе белән Яңа Чишмә районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллина таныштырды. Бәйге башланып китте, һәм тәҗрибәле жюри һәр катнашучыга баллар куеп барды. 34 катнашучы 2 сәгать 10 минутта укуны тәмамлады, баллар саналды, урыннар билгеләнде.

Бүләкләр тапшыру

1-нче номинация:
1-10 җүз эчендә Иң гүзәл укучы:

Шакирова Фәүзия Ислям кызы — 1 урын, Зирекле авылы.
Гарифуллина Гөлҗихан Нәҗметдин кызы — 2 урын, Шахмай авылы.
Хабибуллина Минҗихан Габделхәй кызы — 3 урын, Шахмай авылы.

2-нче номинация:
11-20 нче җүз эчендә Иң гүзәл укучы:

Галяутдинова Розалия Равил кызы — 1 урын, Шахмай авылы.
Кадырова Минҗихан Исхак кызы — 2 урын, Зирекле авылы.
Сабирова Нәсимә Мингалим кызы — 3 урын, Акбүре авылы.

3-нче номинация:
21-30 җүз эчендә Иң матур укучы:

Фәйзетдинова Тәскирә Гасим кызы — 1 урын, Акьяр авылы.
Хәйруллина Гөлсинә Әсәдулла кызы — 2 урын, Чертуш авылы.
Гафиятова Гөлфия Насыйх кызы — 3 урын, Яңа Чишмә авылы.

4-нче номинация:
Тәҗвидле Коръән буенча Иң гүзәл укучы:

Сахабиева Фәния Минхаҗи кызы — 1 урын, Әдәмсә авылы.
Нугманова Минзифа Вафа кызы — 2 урын, Яңа Чишмә авылы.
Шәйхутдинова Нәфисә Галимҗан кызы — 3 урын, Яңа Чишмә авылы.

Бүләкләр тапшырылды, дипломнар бирелде. Бәйгедә катнашучылар өйлә намазын укып, аш табынында аралашу белән дәвам итте, догалар кылынды.

Шушы чараны оештыручыларга, катнашучыларга, жюрига, табын әзерләүчеләргә, Акьяр авылы имамына Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын дигән теләктә калабыз

Чыганак: novoshishminsk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*