tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солдатка посылка
Солдатка посылка

Солдатка посылка

Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбе укучылары героик-патриотик һәм оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында үткәрелгән “Солдатка посылка” акциясенә кушылды.

Мәктәбебездә ел саен уздырылган “Солдатка посылка” патриотик акциясе укучыларда безнең солдатларыбыз өчен горурлык хисе, курку белмәс, тәвәккәл һәм кыю сугышчыларыбызга охшарга теләү омтылышы тәрбияләү мөмкинлеге бирә.

Илебез язмышына битараф булмыйча, актив гражданлык позициясе күрсәтеп, әлеге акциядә катнашучыларга, безнең белән хезмәттәшлек итүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм.

Галия МУНЗАФАРОВА,

Зур Чирекле урта мәктәбе укытучысы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*