Агымдагы елның 12 нче февралендә “Татар-информ” да «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектына багышланган конференция узды. Матбугат конференциясендә катнашучы спикерлар:
Ильяс Халиков – Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты;
Йолдыз Шәрәпова – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А. Алиш, С. Сөләйманова премияләре лауреаты
Закирова Сәрия Минеәхәт кызы – проект җитәкчесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы
Галәветдинова Фирдания Киаметдин кызы – Чувашия Республикасы Комсосол муниципаль округы Урмай урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
Мифтахутдинова Йолдыз Ильшатовна – Чувашия Республикасы Комсосол муниципаль округы Урмай урта мәктәбе укучысы.
Фикер алышуда төрле төбәкләрдә узган “Аулак өй – көрәш” проектыннан видео өзекләр күрсәтелде.
Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан “Аулак өй – көрәш” төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, ДБУ «Сәләт» Яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.