tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыклы, мавыктыргыч чара
Кызыклы, мавыктыргыч чара

Кызыклы, мавыктыргыч чара

Тубыл шәһәре 15нче гомуми белем бирү мәктәбендә шәһәр Иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнысова, әгъзалары Равилә Фазылова, Фәния Мелибаева, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова белән берлектә милли киемнәрнең тарихы, үзенчәлеге, татар орнаментлары белән таныштыру максат белән мәктәп укучылар өчен остаханә үткәрделәр. Чарада мәктәп директоры Әлфия Петухова, “Ак калфак” әгъзасы Тимур Ниязов катнаштылар. Балаларга гореф-гадәт йолаларыбызны белү, саклау кирәкелеге турында теләкләрен теләделәр. Әлфия Әхтәм кызы халкыбызның милли, зәвыклы киемнәре югалмасын өчен остаханәләр үткәрү мөһим булганы турында әйтте.

Борынгыдан сакланып килгән милли мирасыбыз белән мәктәп укучыларын таныштырып, татар халкының баш киемнәре чигүле калфак, түбәтәй турында Равилә Фазылова сөйләде. Фәния Мелибаева озын кунычлы, күннән тегелгән читекләрнең тегелеше, тарихы белән таныштырды. Айсылу Әптелмән кызы:”Узган ел мәктәп яшьтәге балалар өчен күп чаралар үткәрдек. Тыгыз элемтәдә балалар бакчалары белән дә эшлибез. Бүгенге көндә милли киемнәрне күпчелек очракта сәхнәләрдә күрәбез. Яшь буын кече яшьләреннән кабатланмас күңел җәүһәрләребезне белеп, күреп үссеннәр,”-диде. Ул “Ак калфак” оешмасының нәтиҗәле эше белән балаларны, укытучыларны таныштырды.

Мәктәпнең танылган, тәҗрибәле, сәләтле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Сөнгатулла кызы милләттәшләребез, укучылар өчен “чын хәзинә” дә. “Алтын куллы” укытучы үзе мамыктан теккән, милли орнаментлар белән бизәгән курчакларын дәресләрдә, класстан тыш чараларда да куллана. Аның эшләгән татар халык әкиятләре, Г.Тукай әсәрләре буенча геройларын укучылары кызыксынып карыйлар, укытучыларын йотлыгып тыңлыйлар. Остаханәдә дә Банисә Сөнгатулла кызы курчакларын күрсәтеп, аларның тарихы турында сөйләде. Милли орнаментларның бизәкләрен табигатьтәге үсемлекләр, аларның төсләре белән чагыштырды, балаларга сораулар бирде.

“Ак калфак” оешмасының мәктәп укытучылары белән бердәмлектә үткәргән остаханәсе уңышлы, кызыклы, мавыктыргыч узды. Киләчәктә дә мондый изге эшләрне дәвам итүләрен телибез. Банисә Ниязова эшләгән милли киемнәрдәге курчакларны кулланып татарча мульфильм да төшерелсен иде.

                                                  Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*