tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә татар мәдәниятен саклауга һәм яшьләр проектларын үстерүгә багышланган зур чара узды
Чиләбедә татар мәдәниятен саклауга һәм яшьләр проектларын үстерүгә багышланган зур чара узды

Чиләбедә татар мәдәниятен саклауга һәм яшьләр проектларын үстерүгә багышланган зур чара узды

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татар яшьләре союзы зур чара уздырды. Бу вакыйга татар җәмгыяте өчен аеруча әһәмиятле булды.

Чара хөрмәтле кунакларның чыгышлары белән башланды. Чиләбе өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Татар рухы» татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһиров Кадиминур Минсалих улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Чиләбе татарлары конгрессының фәнни консультанты Алмаева Луиза Мәхмүт кызы һәм Исмәгыйль мәчете имам-хатыйбы Гафаров Рәүфән Рәис улы фикерләре белән бүлеште.

Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов татар җәмгыятенең үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Ул татарлыкны саклау, милли мәдәниятне һәм телне яклау, Россиядәге татар оешмалары белән хезмәттәшлекне ныгыту, җәмгыятьтә эшмәкәрлекне үстерү, шулай ук яшьләрне мәдәни һәм белем бирү программаларына җәлеп итү кебек темаларны билгеләп үтте.

Марат Сираҗитдинов һәм Айрат Зиянуров көрәш, футбол һәм волейбол кебек спорт төрләрен үстерергә тәкъдим итте. Аларның фикеренчә, бу сәламәтлекне ныгытуда һәм кешеләрне берләштерүдә булышыр иде. Тарих һәм белем бирү юнәлешендә, Денис Фәрхетдинов һәм Даниил Абдулин, тарихи мирас белән таныштыру максатыннан, экскурсияләр һәм лекцияләр оештырырга тәкъдим итте. Илшат Җамалиев татар телен өйрәнүгә багышлынган әңгәмә клубы оештырды. IT һәм яшьләр белән эшләү өлкәсе буенча, Богдан Сәхәветдинов, Камил Дияров һәм Эмир командасы цифрлы технологияләрне кулланышка кертү һәм яшьләр проектларын үстерү буенча идеяләре белән бүлеште.

Моннан тыш, философия докторы, тарихчы Альфрид Бустанов татар милләте һәм аның үзенчәлегенә багышлаган лекция укыды. Мәдәниятне, телне һәм традицияләрне саклау мәсьәләләрен яктырткан әлеге лекция катнашучыларда аерычу кызыксыну уятты.

Кофе-брейктан соң зал җанлы дискуссия мәйданчыгына әверелде, биредә татар теленең киләчәге, традицияләрнең киләсе буыннарга тапшырылуы һәм яшьләрнең татарлыкны саклауда роле буенча фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*