tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIII Бөтенроссия эшмәкәрләре җыены делегатлары Әхмәдиев хуҗалыгында булдылар
XIII Бөтенроссия эшмәкәрләре җыены делегатлары Әхмәдиев хуҗалыгында булдылар

XIII Бөтенроссия эшмәкәрләре җыены делегатлары Әхмәдиев хуҗалыгында булдылар

2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бүген делегатлар Татарстанның Тәтеш һәм Апас муниципаль районнарына татар авылларын комплекслы үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен килделәр. XIII Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены делегатлары Апас районында Әхмәдиева крестьян (фермер) хуҗалыгында булдылар.

Гаилә үз хуҗалыгында яшелчәләрнең киң ассортиментын үстерү белән шөгыльләнә. Аларның эшендә химик ашламалардан баш тарту мөһим үзенчәлек булып тора. Предприятиегә сәфәр тәҗрибә уртаклашу һәм фермер хуҗалыгы өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*