Беренчел гаризалардан күренгәнчә, бу уку елында Татарстанда мәктәп тәмамлаучы 5 меңнән артык укучы туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган утырышта шулай дип белдерде.
«2023 елда – 2502 чыгарылыш сыйныф укучысы, 2024 елда 4051 укучы туган тел буенча төп дәүләт имтиханын сайлады», – дип сөйләде ул ТР халыклары Ассамблеясы Советының һәм 2022-2032 елларда Татарстандагы төп халыклар телләренең Халыкара унъеллыгына багышланган чараларны үткәрү буенча Оештыру комитетының уртак утырышында.
Закирова сүзләренчә, республикада татар телендә белем бирү һәм тәрбия процессы – 54,14 процент, туган удмурт телен укыту һәм өйрәнү – 48,10 процент, чуваш теле – 43,20 процент, мари теле – 30,17 процент, мордва телләрен (мукшы һәм эрзя) өйрәнү 6,5 процент тәшкил итә.
«Туган телдә укыту һәм тәрбия бирү күрсәткечләре тотрыклы. Туган тел буларак татар, удмурт һәм мордва телләрендә белем бирүдә уңай динамика күзәтелә», – дип искәртте ул.
Закирова билгеләп үткәнчә, республикада татар теле укытучылары өчен квалификация күтәрү курсларына Россиянең башка төбәкләреннән килгән педагоглар арасында да ихтыяҗ бар.
Ул шулай ук ТР Фәннәр Академиясе һәм КФУ галимнәренең мәктәпләрдә туган як тарихын укыту өчен укыту-методик комплектлар эшләүне төгәлләвен билгеләп үтте.
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, дәүләт программалары ярдәмендә Татарстан китапханәләрен милли әдәбият белән тулыландырылган. Әйтик, узган ел рус, татар, башкорт, чуваш һәм мордва телләрендә 4174 данә 81 китап сатып алынган.
Моннан тыш, Татарстан картотекасында республикада яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында 220 фильм бар. Шуларның 65е – уен, 115е – документаль, 40ы анимацион фильм. 160тан артык милли фильмны «Татаркино» каналларында ирекле файдалану мөмкинлеге бар.
Чыганак: tatar-inform.tatar