tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дан, хөрмәт казанган авыл укытучысы
Дан, хөрмәт казанган авыл укытучысы

Дан, хөрмәт казанган авыл укытучысы

Дегтярево авылында гомер итүче ветеран укытучы Гөлсара Нәгыймулла кызы Мәхмутова берничә буын балаларга төпле белем, тәрбия бирә. Сәләтле укытучы һөнәрен яратып, бөтен күңелен биреп мәктәптә 33 ел хезмәт итә, ата-аналар белән эшли, авылдашлары өчен үрнәк була.

Милләтебезнең горурлыгы, исеме күпләргә таныш булган Гөлсара Нәгыймулла кызының тормыш һәм хезмәт юлы туган ягы, милли мәктәпләр белән бәйле була. Ул 1950 елны Тубыл районы Сатылган авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәхмутовлар гаиләсендә үскән 11 бала да кече вакытларыннан йорт хезмәтенә өйрәнәләр, дөрес тәрбия алалар. Үз хуҗалыкларында сыер, бозау асрыйлар, бакча утырталар.

Хезмәткә мәхәббәт кече яшьләреннән тәрбияләнгән гаиләдә 5нче бала булып туган Гөлсара Нәгыймулла кызы тормышта алдына куйган максатларына ирешкән кеше. Ул Сатылган сигезьеллык мәктәбен тәмамлап Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә урта гомуми белем ала. Үзе турында язган хатирәләрендә мәктәп, аннары пединститутта укыган еллары турында хөрмәт итеп укытучыларын искә ала ул. Сатылганда укыган елларында мәктәп директоры Султан Алиш улы Садыйков, класс җитәкчесе Клим Султан улы Садыйков, тарих фәннәре укытучысы Мирхәт Нигъмәтулла Мәхмутов һәм мондагы укытучылар коллективын, Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә 9-10 сыйныфларда укыган елларында мәктәп директоры, СССРның атказанган укытучысы Камал Мәҗит улы Муратов һәм мәктәп укытучылары Гөлсара Нәгыймулла кызы өчен үрнәк укытучылар була. Мәктәпне тәмамлап ул Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга керә һәм уңышлы бу югары уку йортын тәмамлый. Хыялын чынга ашырган югары белемле яшь белгечне юллама буенча Новоноскинский сигеъзеллык мәктәбенә физика, математика укытучы итеп билгелиләр. Биш ел эшләп алган яшь уытучы бу мәктәптә бер ел директор вазыйфасын да башкара. Гөлсара Нәгыймулла кызы Мәхмутова хезмәт юлын Тубыл районының Дегтярево мәктәбендә дәвам итә. Монда ул завуч булып эшли, физика-математика фәннәрен укыта, күп еллар мәктәп профкомы рәисе була. Авылда иҗтимагый эшләрне башкара, актив җәмгыять эшлеклесе сәяси темаларга политинформация сәгатьләрен үткәрә.

Хезмәт юлында өлкә, шәһәр һәм район күләмендә күпсанлы Мактау грамотлар, дипломнар белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаеклы була. Ул төрле бәйгеләрдә катнаша, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, эшенең нәтиҗәләрен күрсәтә белә. Г.Н.Мәхмутованың укучылары да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Өч дистә ел артык педагогик хезмәт стажы булган ветеран укытучы лаеклы ялга чыкса да буш вакытын файдалы үткәрә. Ул күп еллар Дегтярево авылы ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара. Лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге авылдашлары белән төрле мәдәни, патриотик чаралар үткәрәләр. Яшьләр өчен остаз булган өлкән буын вәкилләренең эше башка районнарда яшәүчеләр өчен дә үрнәк итеп сөйләрлек. Алар Бөек Ватан сугышында булган якташлары, колхоз-совхозларның, авылларының тарихы, күренекле шәхесләре турында мәгълүмат җыялар, стендлар әзерлиләр.

Укытучы хезмәтеннән ямь һәм тәм табып яшәгән ветеран укытучы Гөлсара Нәгыймулла кызын укучылары бүген дә хөрмәт итәләр, тирән рәхмәт хисләрен, җылы теләкләрен юллыйлар. Сайлаган һөнәренә гомере буе тугры булган, таләпчән, көчле рухлы ветеран укытучыга озак еллар яшәвен телиләр.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*