Украинада барган канлы сугыш чорында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне аеруча мөһим чарага әверелә. МХОдә катнашучы авылдашларыбыз да исән-имин кайтсыннар дип, мәчетләрдә һәркөн Коръән укыйбыз, яу кырларында ятып калганнарны догадан калдырмыйбыз.
Бөек Ватан сугышына безнең Мәчәләй авылыннан 370 ир-егет киткән булса, шуларның 167се сугыш кырларында ятып калганнар. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 120 авылдашыбыз орден-медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Мин сугышка эләкмәдем, ә менә хәрби хезмәтемне Польшада үтәргә туры килде. Совет солдатларының зыйратларын поляклар шундый яхшы итеп карыйлар иде, ис китәрлек! Һәр тарафта чисталык һәм чәчкәләр үсеп утыра. Поляклар белән без дә бик дус идек, бәйрәмнәрдә, кулга-кул тотынышып, Щецинек шәһәрендә демонстрациядә йөри идек. Көзен безнең солдатлар аларга кәбестә, бәрәңге алырга булыша иделәр. Армиядән кайткач та әле Божена Хуманик исемле бер кыз белән озак кына хатлар язышып торган идек.
Тик менә Көнбатыш Украина халкының фашистларга булышып торучылары ул вакытта ук үзләрен бик начар тоталар, Совет солдатларын җеннәре сөйми иде. Төнлә үзең генә алар кулына эләксәң, яман хәлгә калырга да мөмкин иде. Бүгенгесе көнне дә үзгәрмәгәннәр. Телевизор караган саен йөрәгем яна – нинди намус белән батырларыбызның һәйкәлләрен, зиратларын шулай җимерергә була? Бу нинди хәл? Кем уйлаган 80 елдан соң да шулай булыр дип?
Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә армиябез көчле, башка милләт халыклары белән дус яшибез. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз белемнәрен арттырып торалар, картларны олылыйлар, яшьләрне тәрбиялиләр, тырышып укыйлар, эшлиләр. Безнең татар авылларыбызда тәртип бар, туры юлдан барабыз, һәр эшне дә булдырабыз.
Йә, Кодрәтле Раббым! Шәһит киткәннәрнең каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреңнән булырга насыйп итсәң иде.
Тормыш тәмен татырга да өлгермичә һәлак булып, сугыш кырларында ятып калучыларның батырлыклары еллар үтү белән дә халык күңеленнән җуелмасын иде. Алар бит Ватаны һәм балалары хакына сугышка керделәр. Ә безнең бурыч — аларны онытмаска, балаларыбызның да исенә төшереп торырга.
Шамил МАМЫШЕВ.
«Бердәмлек»
Чыганак: samtatnews.ru