tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча район балалар китапханәсендә үзенчәлекле осталык дәресе узды
Арча район балалар китапханәсендә үзенчәлекле осталык дәресе узды

Арча район балалар китапханәсендә үзенчәлекле осталык дәресе узды

Татар халкы элек-электән үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Безнең әби-бабаларыбыз да гел матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары… Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч – болар барысы да тиңсез хәзинә булып тора.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Арча район балалар китапханәсендә үзенчәлекле осталык дәресе узды.

Бүгенге көндә дә Арчабызда бик тырыш халык яши. Нинди генә һөнәр осталары юк. Шул уңайдан, балаларны төрле кул эшләре белән таныштыру, аларга карата кызыксыну уятыр өчен, Арча район балалар китапханәсендә татар декоратив-гамәли сәнгать остасы, «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» республика күләм проекты катнашучысы, «Тылсымлы җеп» бәйгесе җиңүчесе –  Алия Фаздалова белән иҗади очрашу оештырылды. Алия Газинур кызы кул эшләре белән күптән мавыга. Әнисе ягыннан ул дүртенче буын кул остасы булып санала.

«Әнием технология дәресе укытучысы, әбием бик оста тегүче, бәйләүче булды, безгә бөтен кием-салымны үзе тегә иде. Ә әбиемнең әтисе «Зингер» машинасында туннар теккән» – диде ул.

Аның нурлы, якты өендә дә кая гына күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә таң каласың. Келәмле чигү алымы белән ясалган мендәрләр, киемнәр, тегелгән өстәл япкычлары, урын җирләр, пәрдәләр – барысы да искиткеч матур, күңел җылысы белән эшләнгән. Остабикәнең кул эшләрендә дөньяны яратуы, милләтен хөрмәт итүе, миллилеккә өстенлек бирүе зур урын алып тора.

Очрашу бик җылы һәм күтәренкеле рухта үтте. Чарада Арчаның 1нче мәктәбе 5 нче «Б» сыйныф укучылары катнашты. Алар кул эшләре төрләре, районыбызның атаклы осталары турында белделәр, Алия Фаздалова кул астында үткәрелгән осталык дәресендә тәҗрибә тупладылар. Келәмле чигү алымын хәтта малайлар да бик үз итте.

Остабикәнең яңа шөгыле дә балаларда зур кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче ресурс үзәге тарафыннан оештырылган «Өч татар келәме» («Три татарских ковра») проектында кулдан йонлы келәм ясарга өйрәнә. Аларны бу һөнәр белән Әзербайджаннан килгән остаз таныштырган. Алия Фаздалова кебек, татар хатын-кызларына кирәкле иң асыл сыйфатларны – тыйнаклыкны, затлылыкны, матурлыкны җыйган  тырыш райондашыбыз белән чиксез горурланабыз. Яңадан-яңа иҗат уңышлары, көч, илһам, яңа идеяләр һәм ак бәхетләр телибез!

Арча район балалар китапханәсе китапханәчесе – Гөлназ Байкова

Чыганак: https://arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*