14 март көнне Башкортстанның Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары» этнографик комплекста ифтар мәҗлесе узды. Чарага Башкортстан районнарыннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, дин әһелләре, яшьләр һәм Татарстаннан килгән кунаклар җыелды.
Чараны Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов ачып җибәрде. Ул мондый очрашуларның татарларның рухи һәм мәдәни берлеген ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте.
Шулай ук катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Давлетшин, Уфа шәһәрендәге «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Туймазы һәм Шаран районнары имам-мөхтәсибе Рим хәзрәт Шәяхмәтов та сәламләде. Алар Рамазан аеның әһәмияте һәм татарларның дини тормышында традицияләрнең роле турында сөйләде.
Чарада Татарстаннан килгән рәсми кунаклар да чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров бу чараның мөһимлеген ассызыклады.
— Ифтар ул – гади генә мәҗлес түгел, ә мөселманнарны берләштерүче, туганлык җепләрен ныгытучы олы традиция. Мондый җыеннар татар халкының рухи кыйммәтләрен сакларга, милләтебезне берләштерергә һәм төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә, — дип белдерде Данис Шакиров.
Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының татар җәмәгатьчелек оешмаларын үстерүгә, мәдәни һәм мәгърифәти эшчәнлеккә зур игътибар бирүен билгеләп үтте.
Данис Фәнис улы әлеге мәҗлесне «Ык буе ифтары» дип атады. Татарстан делегациясе вәкилләре Башкортстанда татарларның милли тормышын саклауга керткән өлешләре өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Фирдәвес улы Хәлиуллин интервьюда:
— Милләтебезнең киләчәге яшь буын кулында. Безгә динебезнең асыл кыйммәтләрен җиткерү, аларны актив җәмәгать эшчәнлегенә яңа формалар аша тарту мөһим, — дип ассызыклады.
«Татар гаиләсе» бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина гаилә институтының мөһимлеген билгеләп үтте. Ул:
— Татар гаиләсе — милләтебезнең нигезе. Телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклау нәкъ менә гаиләдән башлана. Балаларыбызны милли традицияләребезгә таянып үстерү — безнең бурычыбыз, — дип сөйләде.
Татар китабы йорты директоры Айдар Рәсим улы Шәйхин татар әдәбиятын популярлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул шулай ук «Бәхет нәрсә ул?» темасына лекция тәкъдим итте, анда рухи һәм мәдәни үсешнең җәмгыять өчен әһәмиятен ассызыклады.
Ахшам намазы азаны яңгырагач, кунаклар ифтар кылды. Уртага мул ризыклы табын җәелде, һәм анда төрле буын вәкилләре татар мәдәнияте, милләтебезнең киләчәге, шулай ук Башкортстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алышты.
Ахшам намазыннан соң, кунаклар өчен Алия Закирова җитәкчелегендәге яшь артистлар концерты узды.
Кичнең соңгы өлеше дога кылу белән тәмамланды – юлга чыгар алдыннан катнашучылар юл хәерле булсын дип, бәрәкәт сорап дога кылды.
Төмәнәк авылында узган ифтар рухи һәм мәдәни чара гына түгел, ә Башкортстан һәм Татарстан татарларын берләштерүче күркәм мәйданчык та булды. Татарстан делегациясе кунакчыллык һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп, хуҗаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мондый очрашулар татар халкының милли үзаңын саклауда, җәмәгатьчелекне ныгытуда, төбәкләр арасында мәдәни багланышлар урнаштыруда мөһим роль уйный. Бу традицияне дәвам итү татар милләтенең киләчәген ныгытуда зур адым булыр дип ышанабыз.