Чал тарихы ерак еллар төпкеленә барып тоташкан баш киеме — яулыклар иленә гүзәл ханымнар, әбиләр белән «Яулык — хатын кызның зәвыгы» исеме астында сәяхәт кылынды, дип хәбәр итә Чепья авылы китапханәчесе Зәлия Зиатдинова.
Сөенечкә, яулык-шәл ише күркәм, кабатланмас баш киемнәре модадан чыкмый. Аларны зәвык белән бәйли-ябына белүчеләр һәрвакыт ыспай-пөхтә, нәфис-нәзакәтле, ипле-тыйнак булып күренә.
Чепья авылы китапханәсендә узган чара вакытында яулыкларның тарихны чагылдыруын, чорлар үтү белән аларның төрләнүе, яңадан-яңа үрнәкләр барлыкка килүе, заманча сулыш алуы хакында сөйләнде. Шулай әлеге яулыклар сәяхәтенә Бөрбаш Сәрдегәненнән Зилия ханым да чакырылды. Ул үзенең матур итеп яулык бәйләу серләре белән бүлеште.
Чыганак: baltaci.ru