Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә кызлар һәм мөслимә ханымнар арасында Коръән уку буенча бәйге үтте.
Кыз балалар “Әл-Фатиха” сүрәсен яттан сөйләсәләр, ә ханымнарга-апаларга “Ясин” сүрәсен барлык тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес итеп укырга иде. Әлеге сүрәне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәлләм: “Коръәннең йөрәге”, – дип атаган.
Кызларның һәм апаларның укуларын компетентлы жюри бәяләде: Вера ханым, Раухия ханым, Аишә ханым гаделлек белән бәяләр куеп барып барды.
Раушан ханым “Ясин” сүрәсе хакында тулы итеп аңлатма биреп китте. Әлеге бәйгене “Мөслимә” оешмасы белән Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. “Мөслимә” оешмасының җитәкчесе Ләйлә ханым әйтүенчә, Рамазан ае – Коръән ае. “Узган ел шундый конкурсыбыз уңышлы гына узган иде. Быел да кызлар һәм апаларыбыз югары әзерлек белән катнашырга килгәннәр”, – ди Ләйлә ханым.
Кызлар арасында Мәрьям Галиева беренчелекне алды. Икенчедә – Әнисә Азизова, өченче урында – Ләйлә Шиһабетдинова.
Ханымнар-апалар арасында беренче урынга Зәлия Садриева лаек булды. Икенче урында – Рәмзия Ситдикова. Өченче урында – Венера Гимаева. “Тыңлаучылар күңеленә ошады”, дип Фатыйма Вагизованы билгеләп үттеләр.
Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларга ислам атрибутикасы һәм китаплар алу өчен сертификат тапшырылды, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Розалия Мостафина
Чыганак: https://zamansulyshy.ru