tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Легендар шагыйрь һәм рәссам
Легендар шагыйрь һәм рәссам

Легендар шагыйрь һәм рәссам

Үзеннән соң бай әдәби, рухи мирас калдырган легендар шәхес Гакыйль Сәгыйров белән без барыбыз да горурланабыз.

Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров 1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь районы (1997 елдан – Нурлат районы) Әхмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башлануының икенче көнендә үк әтисе Шәрифулла фронтка китә һәм 1941 елның көзендә Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югала. Гакыйль әнисе Хәбибҗамал апа кулында тәрбияләнеп үсә. Үз авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 5-6 сыйныфларда укуын күрше Биккол авылына йөреп дәвам иттерә. Ләкин авырып китүе сәбәпле, 6 сыйныфны аңа бу авылда төгәлләргә насыйп булмый.

1951 елда әнисе Хәбибҗамал, ике баласын ияртеп, үзенең туган якларына – Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күченеп кайта. Биредә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, рәссам булырга хыялланган Гакыйль Пенза сәнгать мәктәбенә укырга китәргә җыенганда, умыртка сөяген имгәтүдән аяк-куллары хәлсезләнә башлап, сәнгать мәктәбе урынына табиблар юлламасы белән Самара шәһәрендәге хастаханәгә барып эләгә. Дәвалаулар уңай нәтиҗә бирми, 1957 елда операция ясауның да файдасы тими, Гакыйль аяк-кул хәрәкәтләре бик нык чикләнгән урын өсте авыруына әйләнеп кала.

Бөтенләй урын өстендә ята башлагач, Гакыйль күп итеп китаплар укырга, кайчан булса да кирәге чыгар әле, дип күңеленә килгән уй-фикерләрне кәгазьгә теркәп барырга тырыша. Куллары эшләмәсә дә, карандашны яисә ручканы тешләренә кыстырып язарга өйрәнә.

Гакыйль Сәгыйровның беренче шигырьләре 1960 елда Нурлат шәһәрендә нәшер ителә торган «Дуслык» газетасында дөнья күрә.

Озакламый Казан газета-журналларында да исеме күренә башлый. «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында яшь шагыйрь турында зур язма басыла, журналист Луиза Хәйруллина Лениногорск телевидениесеннән аңа багышланган зур тапшыру оештыра. Шагыйрьнең бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкта (1968 ел) урнаштырыла, ә 1970 елда Татарстан китап нәшриятында «Тормыш җиле» исеме белән беренче китабы басылып чыга. «Айбагарлар» дип аталган икенче китабы 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Г.Сәгыйров – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1994 елда Татарстан китап нәшрияты әдипнең сайланма әсәрләр рәвешендә әзерләнгән зур гына тупланмасын («Кабатланмас моң») укучыларга тәкъдим итә. Шул җыентыкны тулаем рус теленә тәрҗемә итеп, татарча оригиналлары янәшәсенә русча тәрҗемәләрен урнаштырып һәм авторның үз рәсемнәре белән бизәп, Самара шәһәрендә уникаль китабы дөньяга чыга.

Димитровград шәһәре дә шагыйрь иҗатына битараф калмый: «Ике кояш» дип аталган күләмле җыентыгын укучыларга бүләк итә. Рәсем сәнгатендәге уңышлары өчен Г.Сәгыйров 1999 елда Халыкара «Филантроп» бүләгенә лаек була. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү оешмасы игълан иткән бәйгедә (анда дөньяның 62 төбәгеннән бер мең инвалид катнаша) Г.Сәгыйров график рәсемнәре белән җиңү яулый. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе дә (2001 ел).

Ул 2009 елның 29 июлендә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә вафат була.

Без Гакыйль абыйны үз авылыбыз кешесе итеп кабул итәбез. Аның белән 2000 елда беренче тапкыр якыннан күрешеп таныштык. Искиткеч киң күнелле, сабыр холыклы кеше иде. Беркайчан үпкәләми, кимсенми торган булгандыр ул. Һәркемне тыңлап тулы җавап бирә иде. Авылыбызга беренче тапкыр очрашуга килгәндә Гакыйль абыйның музее ачылды, шул вакыттан бирле бездә аның исемендәге музей эшләп килә. Башта ул мәктәп бинасында урнашкан иде, аннары мәдәният йортына күчерелде. Хәзер бездә шактый гына музей экспонатлары саклана.

Зөлфия ЗАКИРОВА,

Биккол авылы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*