tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәшнә, кояш, җалтыра” керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды
“Җәшнә, кояш, җалтыра” керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды

“Җәшнә, кояш, җалтыра” керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды

26 мартта, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә III “Җәшнә, кояш, җалтыра” (“Свети, о Солнце, сверкай”) керәшен культурасы конкурс- фестиваленең гала-концерты булды.

Конкурс-фестиваль күренекле керәшен шагыйре Яков Емельяновның тууына 176 ел тулу уңаеннан, Татарстан мәдәният министрлыгының Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Гала-концертны К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артём Пискунов алып барды. Ул бу конкурсның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап, ике турда үткәрелүе хакында искәртте.

Бәйгегә 79 гариза килгән, шуларның 76 сы конкурс шартларына туры килә, дип табылган. Бәйгедә катнашучылар «Автор-башкаручы. Шигырь», «Автор-башкаручы. Җыр», «Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар» номинацияләрендә көч сынашты.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск районы бүлеге җитәкчесе, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Рахманова Ләйсән Таһир кызы да катнашып дипломга ия булды.

Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*