Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуй кысаларында 13 июньдә Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре концерты узачак Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры белән танышты.
Д. К. Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры — Россиянең Ерак Көнчыгыш федераль округында мондый статуслы беренче театр, Себер һәм Ерак Көнчыгышның дүрт опера һәм балет театрларының берсе.
Театр үзенең иҗади эшчәнлеге нигезендә социаль, мәдәни һәм мәгърифәтчелек миссиясен куя, үз максатын яңа иҗади идеяләр эзләү белән бергә, классик мирасны саклауда да күрә. Якутия опера һәм балет театры җәмгыятьнең опера һәм балет сәнгатенә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә, аудиторияне дөнья музыкаль театрының иң яхшы үрнәкләре белән таныштыра.