12 апрельдә 16.00 сәгатьтә Тирмәдә (Каюм Насыйри урамы, 7 йорт) «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында оештырылган музыкаль бәйгенең финалына узган музыкантлар катнашында фатирник оештырыла.
«Фатирник музыкаль бәйгедә катнашучы музыкантлар өчен оештырыла. Быелгы катнашучылар: Илнар Сибгатуллин, «Клондайк» төркеме, Рәдис Шәрифуллин, Азалия Хәбибуллина, Ләйлә Хафизова, Данил Сәйфуллин, Эльвина Туйгульдина, Мәликә Юнысова, Гүзәл Сабирова», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр яңа җанлы музыка бәйгесен игълан иткән иде.
«Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы – аерма юк. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә һәм хуплана. Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый», – дигән таләпләр куелган иде.
- 2006 елдан башлап 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Мин татарча сөйләшәм!» республикакүләм акциясен уздыра. Быел ул егерменче тапкыр узачак һәм үзенә күп чараны берләштерәчәк. 26 апрельгә кадәр мәктәп балалары өчен квест, студентлар өчен квиз уены, яшь музыкантларны табуга юнәлтелгән музыкаль бәйге, квартирник узачак. 26 апрельдә татар телендә иҗат иткән музыкантлар гала-концерты, телгә багышланган лекторий, татар дизайнерлары маркеты, төрле интерактивлар һәм күргәзмә оештырабыз.
- Бу чараларның төп максаты – туган телнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аның дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү. Әлеге чарада белем бирү оешмалары, балалар бакчалары, иҗтимагый оешмалар һәм республика халкы бик актив катнаша. Аның гомуми аудиториясе – 20 меңнән артык кеше.
Чыганак: tatar-inform.tatar