tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краеннан Эльвина Туйгульдина: Татар җырларын таныту, татарча җырлау теләгем зур
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Пермь краеннан Эльвина Туйгульдина: Татар җырларын таныту, татарча җырлау теләгем зур

Пермь крае Барда районында туып үскән Эльвина Туйгульдина татар җырларын танытырга, татарча җырларга теләге зур булуын әйтте. Быел ул «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең музыкаль бәйгесендә финалист булган.

«18 яшемдә Казанга килдем. Баштан театр училищесын, аннан соң институт тәмамладым. Хәзерге вакытта Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан дәүләт музыка училищесында вокал юнәлешендә укыйм. Моннан тыш, вокал дәресләре укытам. Татар әдәби телендә матур итеп сөйләшә белмәсәм дә, татар җырларын таныту, татарча җырлау теләге бар. Халык җырларын да, үзем иҗат иткән җырларны башкарасым килә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова, Мәсхүт Имашев һәм тагын бик күп танылган композиторлар, шагыйрьләр, иҗат кешеләре – Пермь якларыннан булуын әйтте. «Безнең якларда яшьләр арасында хәзер дә җыр белән кызыксынучылар, татарча, русча җырлаучылар бар. Алар күбрәк музыка мәктәпләрендә шөгыльләнә», – дип аңлатты музыкант.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясен күптәннән ишетеп беләм, әмма ул музыкаль бәйге белән бәйле дип уйламадым. Үземнең җырымны быел гына яздым. Курсташым Мәликә Юнысова әлеге бәйге барлыгын әйтте дә, «Ишет» дигән җырымны видеога яздырып, җибәрергә булдым. Фатирникта катнашып, үземне аудитория алдында сынап карадым. 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең төп сәхнәсендә чыгыш ясарга теләгем зур», – диде Эльвина Туйгульдина.

Җырчы «Бөрлегән» җырын үзенчә эшкәртеп, көйләп җырлап карарга булган. Күптән түгел халык җырлары җыентыгын таптым һәм киләчәктә дә шушы җырларны үземчә башкарырга исәп бар», – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*